Ютазы муниципаль районында юлдан тыш транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балалар травматизмын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Ютазы муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Н.Н. Рәкыйпов катнашында «Куркынычсызлык дәресләре» үткәрелә. Мондый дәресләр Иске Урыссу һәм Бәйрәкә урта мәктәпләрендә үтте. Дәрестә мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләре буенча сораулар яктыртылды. Укучылар квадроцикллар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, аларны теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар. Татарстан Республикасында балалар катнашында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!