Тәнәфестән соң Урыссу үзәк китапханәсендә "Ораторлык осталыгы" түгәрәге яңадан эшли башлады
Беренче утырышта китапханәче Илсөяр Шәрипова, сөйләмне һәм фикерләү процессларын камилләштерүдә укуның төп роленә игътибарны юнәлтеп, "Укыганда, уйлыйбыз; уйлаганда яшибез" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.
Илсөяр Шәрипова билгеләп үткәнчә, даими уку лексиконны баетырга, сөйләмдә ачыклык һәм сәнгатьлелек формалаштырырга, шулай ук тәнкыйди һәм образлы фикерләүне стимуллаштырырга ярдәм итә. Ул катнашучыларга Владимир Железниковның "Чучело" повесте, Дэн Гемайнхарт әсәрләре һәм Г.Семеновның "К зиме, минуя осень" хикәяләр җыентыгы белән танышырга киңәш итте.
Чара җанлы кызыксыну атмосферасында узды, ә түгәрәктә катнашучылар алынган киңәшләрне гамәлдә кулланырга әзер булуларын белдерделәр.