Димтамак авыл мәдәният йорты коллективы «Без янәшә» акциясе кысаларында уллары СВО зонасында хезмәт итүче Сарина Хәкимова һәм Зәлия Хөснетдинова янына барды.
Бу визитлар чын геройлар тәрбияләгән аналарга тирән хөрмәт һәм рәхмәт билгесе булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре хатын-кызлар белән аралашты, аларның балаларының тизрәк өйләренә кайтуына ышаныч белдерде.
«Без янәшә» акциясе хәрбиләрнең гаиләләренә аларның үзләре генә түгеллеген һәм аларның якыннары — чын геройлар икәнлеген күрсәтергә тиеш.