15-00 сәгатьтән 16-30 сәгатькә кадәр Урыссуның Үзәк тыкрыгында Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максаты - юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, транспорт чарасы йөртүчеләренең дә, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшереп тору.
Полиция хезмәткәрләре 83 транспорт чарасын тикшергән, 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган: 3 машина йөртүче куркынычсызлык каешын кулланмыйча йөргән, бер машина йөртүче алгы ян пыялаларына үтә күренмәлелекне начарайта торган пленка төшерелгән автомобиль белән идарә иткән. 7 яшькә кадәрге баланы тотып торучы җайланмасыз йөртүче ачыкланган. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре МЕТА приборы белән эшкәртелгән газларның төтен дәрәҗәсе тикшерелде, 2 административ беркетмә төзелде.
2025 елның 18 сентябрендә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең 2 нче йорты каршындагы Үзәк тыкрыкта Тойота Авенсис автомобиле йөртүчесе велосипедистканы бәрдергән, ул, РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 24.6(1) сен бозып, машина юлы кисешкәндә юлны аның буенча хәрәкәт итүче транспорт чарасына бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз велосипедчы Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә озатыла. Административ тикшерү үткәрелә.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл билгеләре таләпләрен тайпылышсыз үтәгез, һава торышын һәм машина йөрү өлешенең торышын исәпкә алыгыз, юл аша чыгу һәм кисешү кагыйдәләрен үтәгез, җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда тизлек режимын саклагыз!
Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе Марс Гәрәев
Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә идарә итүенә шаһит булсагыз, сез бу мәгълүматны Ютазы эчке эшләр министрлыгының кизү частенә 2-66-02, яки 02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз, шулай ук аноним боттан «Ютазы районы Госавтоинспекциясе» телеграммасында файдалана аласыз.