Әбсәләм авылыннан «Без бергә» волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләренең чираттагы партиясен әзерләде.
Мөһим һәм кирәкле эшкә Әбсәләм мәктәбенең 1 класс укучылары үзләренең укытучылары Лилия Атаханова белән кушылдылар. Балалар, уртак эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертеп, өлкәннәргә ятьмә үрүдә актив ярдәм иттеләр.
Волонтерлар инициативасы Ватанны саклаучылар елы кысаларында уза һәм актив озын гомер һәм гражданлык җаваплылыгы үрнәге буларак төрле буын кешеләрен берләштерә. Аларның эше «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» принцибын ачык күрсәтә.
Татмедиа Telegram-каналында иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны күзәтегез
Татарстан яңалыкларын МАХ милли мессенджерында укыгыз: https://max.ru/tatmedia