Ютазы районы «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсендә катнашты  

2025 елның 27 сентябре, шимбә

27 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Ютазы районының «Балалар иҗаты үзәге» педагоглары сәүдә мәйданчыгында районның мәгариф учреждениеләрендә үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен, шулай ук техник иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Чарада катнашу үсеп килүче буынга ярдәм итүгә һәм аның сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Профессионалитет» федераль проекты һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International