2025 елның 4 октябрендә 08:00 сәгатьтә Үзәк базар территориясендә районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, Ютазы районы кулланучылар оешмалары берлеге, авыл хуҗалыгы оешмалары, эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар катнашында бәйрәм ярминкәсе узачак.