«Татэнергосбыт» АҖ Бөгелмә бүлекчәсенең Ютазы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Наталья Александровна Абрамова һәм аның хезмәттәшләре безнең тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Экскурсияне Надежда Леонидовна уздырды, ул мавыктыргыч итеп "Туган як тарихы" турында сөйләде.
Килүчеләрнең үз районнары тарихына чын күңелдән чумуларын күрү күңелле булды.