ЭКСКУРСОВОД ҮТКӘН, ХӘЗЕРГЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘК ЗАМАННАРНЫ АЧА
Ютазы муниципаль районының тарих-туган якны өйрәнү музеенда "Электросоединитель" АҖ җитәкчеләре булды. «Электросоединитель» АҖ генераль директоры Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы район тарихы һәм мәдәни мирасы белән ихлас кызыксыну белдерде.
Ютазы районы тарих-туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Надежда Леонидовна туган як тарихы белән танышу аңа карата мәхәббәт уята дип ышана. Ә үз районыңны яратканга, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынмыйча мөмкин түгел.
Музей директоры Шәмсуллина Гөлнара Шатовна музей ачылу уңаеннан бирелгән бүләк сертификаты өчен генераль директор Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улына ихлас рәхмәтен белдерә. «Электросоединитель» АҖнең хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы Егорова Динә Николаевнага экскурсияне оештырган өчен аерым рәхмәт.