Халык контроле

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада гражданнар өчен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы) тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән рәсми булмаган эш белән тәэмин ителү, хезмәт хакын рәсми булмаган түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге булдырылган.


 

Әлеге чара «Халык контроле» системасына кулланучылардан килгән күрсәтелгән хәбәрнамәләр буенча хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.


 

Шул максаттан ТР Министрлар Кабинетының 30.04.2015 «Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге кысаларында гражданнарның, дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының электрон хезмәттәшлеге турында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.08.2012 №676 карарына үзгәрешләр кертү хакында»гы №308 карары кабул ителде,

түбәндәге категорияләрне үз эченә ала:


 

- "хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары" (хезмәткәрләргә "соры" хезмәт хакы (тулысынча яисә өлешчә) түләүче эш бирүчеләр турында хәбәрнамәләр бастырып чыгарыла),


 

- "хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү" (хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәрнамәләр бастырып чыгарыла).


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International