Хөрмәтле Ютазы районы мәгариф оешмаларының педагоглары, педагогик хезмәт эшчеләре һәм ветераннары!  

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

 

Традиция буенча октябрь башында без игелекле педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Тормышта һәрбер кешенең үз Укытучысы бар. Ул зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белеме белән эчке дөньяңны танып белергә ярдәм иткән, аны баеткан, киләчәкне төзергә өйрәткән кеше. Бу көнне без үз тормышларын илебезнең киләчәгенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Укучыларның язмышы, илнең киләсе көне нәкъ менә укытучыга, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

 

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар һәм рәхмәтле укучылар телибез! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International