Укытучылар көне алдыннан Димтамак мәдәният йорты хезмәткәрләре педагогик хезмәт ветераны Гөлшат Галиуллинаның өендә булдылар. Гөлшат Галиуллина - зур тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән педагог. Ул актив эшләвен дәвам итә, яшь буынга белемнәрен һәм зирәклеген юмарт бүлешә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Гөлшат Галиуллина югары бүләкләргә лаек булды:
Гөлшат Галиуллина - зур тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән педагог. Ул актив эшләвен дәвам итә, яшь буынга белемнәрен һәм зирәклеген юмарт бүлешә.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Гөлшат Галиуллина югары бүләкләргә лаек:
· "ТР мәгарифендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2008 ел)
· РФ Мәгариф министрлыгының Рәхмәте (2021 ел)
Димтамак мәдәният йорты коллективы Гөлшат Әхәт кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм рәхмәтле укучылар тели.