Район башкарма комитетының утырышлар залында V чакырылыш Ютазы район Советының чираттан тыш утырышы узды.
Утырыш район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Закуан Ильясов рәислегендә узды. Утырышта район Советы депутатларыннан тыш, район прокуроры, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, Дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, Палата рәисләре, бүлек башлыклары, иҗтимагый оешмалар рәисләре һәм башкалар катнашты.
Район депутатлар корпусы түбәндәге мәсьәләләрне карады һәм тиешле карарлар кабул итте:
- ТР Ютазы район Советының "Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында"гы 30.04.2025 ел, №15 карарына үзгәрешләр кертү турында (докладчы - Ютазы район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Руслан Якупов);
- Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында (докладчы - район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Руслан Якупов);
- Татарстан Республикасы Ютазы район Советының даими комиссияләрен төзү турында (докладчы - Ютазы район Советының җирлекләр белән эшләү бүлеге башлыгы Зөлфия Әминова);
- Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында (докладчы – Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясенең әйдәүче белгече Зөлфия Насыйрова).
Көн тәртибендәге сорауларны тыңлап, депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр, алар Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sessiia/postoiannye-i-administrativnaia-komissii-v-deistvii