Көз - елның гаҗәеп вакыты, табигать ачык төсләргә әверелә һәм үзенең кабатланмас матурлыгы белән безне сокландыра.
Үзәк китапханәдә инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзалары өчен оештырылган «Көзнең төрле төстәге палитрасы» танып-белү-күңел ачу чарасы узды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова көзге халык бәйрәмнәре турында сөйләде, катнашучыларны елның бу чоры рухына чумдырды. Утырышта катнашучылар көзнең үзенчәлекле билгеләрен, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Алар бергәләп табышмакларны чиштеләр, конкурсларда катнаштылар һәм интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр. Театр-экспромт форматында театральләштерелгән куелыш оештырылды, бу катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Шулай ук И. Бунин, А. Пушкин, С. Еенин, А. Плещеев һәм П.Майков кебек шагыйрьләрне искә алдылар. Алар үз шигырьләрендә көзге чорның бөтен матурлыгын һәм тирәнлеген күрсәтәләр.
Катнашучыларның шат йөзләре чараның үзләренә ошавын күрсәтте. Ул кызыклы, файдалы үтте һәм һәркемдә аралашудан җылы һәм күңелле тәэсирләр генә калдырды.