Подгорныйлылар авыл зиратындагы койманы яңарттылар

2025 елның 12 октябре, якшәмбе

«Игелекле эшләр көне» акциясе кысаларында Подгорный бистәсендә яшәүчеләр җирле зиратның коймасын буяу буенча эш алып бардылар.


 

Бер төркем иреклеләр, кыйшайган һәм искергән койманы яңарту өчен өмәгә җыелдылар. Берничә сәгать эчендә койманың төп фасады тулысынча буялды.


 

"Хәзер зират яхшырак һәм пөхтә күренә. Бу безнең уртак йөзебез, һәм без аны үзгәртә алуыбызга шатбыз", - дип уртаклашты акциядә катнашучыларның берсе.


 

Яңартылган койма территориянең тышкы күренешен яхшыртып кына калмыйча, авыл халкының ата-бабалары истәлегенә карата кайгыртучанлык һәм ихтирам символына әверелде.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/podgornovcy-obnovili-zabor-na-selskom-kladbishhe


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International