Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Торак сатып алу - Татарстанда ана капиталы чараларыннан файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Гаиләләр кооперативка керә яки кредит ала алалар. Шулай ук йортны кредит акчаларын файдаланмыйча ана капиталы акчаларын кулланып төзү мөмкинлеге дә каралган.
Торак шартларын яхшыртуга акчаны балага өч яшь тулгач тотарга мөмкин. Кредит буенча беренче кертемне түләү яисә төп бурычны каплау искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталы акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук кертергә мөмкин.
"2025 елда ана капиталы акчасын торак кредитлары буенча төп бурычны каплауга һәм процентлар түләүгә тоту өстенлекле юнәлеш статусын саклап калды. Татарстанда әлеге максатчан чыгымнарның күләме 6,6 млрд сум тәшкил итте», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталы акчаларыннан бары акча күчерү юлы белән генә файдаланырга мөмкин булуын искәртә. Бу акчаларны акчалата кулга алуның теләсә нинди схемалары законсыз булып тора.
Түләүләр, социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.)