Безнең районга эш визиты белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.
Аның белән бергә командада архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлегенең өлкән белгече Айсылу Галиева һәм дәүләт архивының генеалогик характердагы сорауларны үтәү бүлеге җитәкчесе Лилия Назыйпова да бар иде. Район башкарма комитетының утырышлар залында район халкы – район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, архив бүлеге хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар белән очрашу булды. Гөлнара Габдрахманова республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар турында сөйләде, замандашларның тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады, кыскача «Ядкәр» генеалогия порталы проекты белән таныштырды.
- 2018 елда Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрә» конкурсы игълан ителде, - диде Гөлнара Габдрахманова, - анда өлкәннәр дә, балалар да катнаша. Конкурс «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленә әверелде, анда 1299 гаиләдән 14 500дән артык кеше катнашты. Татарстанда яшәүчеләр үз нәселләре, ата-бабалары белән күбрәк кызыксына башладылар, шәҗәрә төзү белән актив шөгыльләнә башладылар.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин муниципалитетның ТР Дәүләт Архивы белән багланышларына бәйле төп мәсьәләләрне игътибарга алды. ТР Дәүләт архивы Рәисенең эш визиты районның кайбер объектларында булды. Район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында Гөлнара Габдрахманова Ютазы районының тарих-туган якны өйрәнү музеенда булды, анда төбәкнең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган экспозицияләр белән танышты, шулай ук муниципаль архивта документларны саклау шартлары белән танышты, матди-техник базаны бәяләде һәм хезмәткәрләр белән архив мирасын саклау буенча агымдагы бурычлар турында фикер алышынды. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның язында район архивы республика муниципаль архивлары тарафыннан ярдәм алу конкурсында җиңгән өчен яңа мобиль стеллажлар алды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/soxranit-istoriceskuiu-pamiat-mozno-i-dolzno