Урыссуда «Коймак бәйрәме» конкурсы узды. Аны район ветераннар Советы һәм «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы оештырды.
Ярышлар башланыр алдыннан район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Гарифулина танып-белү лекциясе укыды. Ул кунакларга һәм катнашучыларга халык арасында иң яраткан ризыкларның берсе — коймакның килеп чыгу тарихы турында сөйләде.
Иң яхшы аш-су осталары исеме өчен бәйгедә бистәдә яшәүче 11 хатын-кыз көч сынашты. Катнашучылар арасында күп балалы әни дә бар иде, ул жюри һәм кунакларны әбисенең борынгы рецепты буенча пешергән коймаклары белән таң калдырды.
Чараны оештыручылар һәм кунаклар барлык конкурсантларга күрсәткән талантлары һәм югары кулинария осталыклары өчен рәхмәт белдерәләр.
Бәйрәм тәмләп чәй эчү белән белән тәмамланды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/konkursyi/v-urussu-sostoialsia-konkurs-blinnoe-razdole