Ютазы районында "Алдынгылар" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле Советына сайлаулар узды.
Әлеге вәкиллекле органны формалаштыру муниципаль дәрәҗәдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен мөһим адым булып тора.
Сайлау процессында Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган «Алдынгылар»ның башлангыч бүлеге актив катнашты. Лаеклы кандидатлар өчен үз тавышларын бүлекчә рәисе Рияз Рәфыйков, аның урынбасары Риана Йосыпова, шулай ук хәрәкәтнең мәктәп канаты эшчәнлегенең барлык юнәлешләре лидерлары бирде.
Бүлек коллективы советның яңа сайланган составы, конструктив инициативаларны тормышка ашырып, хәрәкәтнең барлык катнашучылары файдасына нәтиҗәле эшләячәгенә ышаныч белдерә.
Район халкын сайлау процессының уңышлы тәмамлануы белән котлыйлар һәм территориянең яшь буыны потенциалын ачуга юнәлдерелгән яңа команданың нәтиҗәле эшләвенә өмет белдерәләр.