Гаиләне ныгыту һәм ата булуның әһәмиятен арттыру максатында "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлекчәсе һәм ЗАГС бүлеге Урыссу гимназиясе базасында Әтиләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов чарада катнашучыларны әтиләр көне белән котлады, гаиләне ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең ролен билгеләп үтте, әтиләргә терәк, балалар өчен үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.Чараның тантаналы өлешендә күп балалы Линар Һәм Наилә Вәгыйзовлар гаиләсен кызлары тууы белән котладылар. Аларга район башлыгы котлавы, "күп балалы гаилә" таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук кызлары Таисия туган, беренче тапкыр әти-әни булган Артем һәм Надежда Новичковларны да хөрмәтләделәр. Чараның икенче өлешендә танып-белү-күңел ачу уеннары оештырылды, анда әтиләр һәм балалар командалары җитезлек, тизлек, төгәллек һәм тапкырлык буенча ярыштылар. Ярышлар азагында командалар катнашкан һәм җиңгән өчен бүләкләнделәр. Оештыручылар Урыссу гимназиясе коллективына әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.