19 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә футбол буенча «Әйдәгез уйнарга 2025» милли балалар-яшүсмерләр турниры узды.
«Буцифалл» командасы составында Урыссу гимназиясендә тәрбияләнүчеләр искиткеч уен күрсәттеләр һәм, мактаулы беренче урынны алып, ышанычлы җиңү яуладылар!
Гомуми җиңүгә зур өлеш керткән команданың иң яхшы уенчыларын аеруча билгеләп үтәсе килә:
· Булат Ямаев
· Сабир Гәрәев
· Тамерлан Гарәфиев
Урыссу гимназиясе футболчыларын һәм аларның тренерларын лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/komanda-bucifall-cempiony-turnira-aidegez-igrat-2025