Урыссу гимназиясенең дүртенче класс укучылары «Макулатура җый, агачны коткар» дигән бөтенроссия экология акциясен бик теләп хупладылар.
Узган атнада уку йортында икенчел чималны зур күләмдә җыеп алдылар.
Өч көн буе укучылар сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар белән бергә иске газета-журналларны, картоннарны, дәфтәрләрне җыеп, сортларга аердылар. Уртак тырышлык һәм чын команда эше нәтиҗәсендә алар берничә йөз килограмм макулатура җыя алдылар.
"Без дүртенче сыйныф укучыларыбыз белән бик горурланабыз! - ди гимназия директоры. - Балалар активлык күрсәтеп кенә калмадылар, алар табигать турында кайгыртуның кечкенәдән башлануын күрсәттеләр. Мондый акцияләр балаларда җаваплылык һәм экологик грамоталылык тәрбияли
Мәгълүм булганча, нибары 60 кг макулатура эшкәртү бер зур агачны саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, яшь экологлар тырышлыгы белән Урыссудан тулы бер аллея коткарылачак.
Гимназиянең педагогик коллективы мондый проектларда катнашу илнең табигый ресурсларын саклауга гына түгел, ә үсеп килүче буында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга да мөһим өлеш кертүенә ышана. Акция хәтта иң яшь кешеләрнең дә зур уртак эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертә алуларының ачык мисалы булды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/iunye-ekologi-urussinskoi-gimnazii-spasli-desiatki-derevev