Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Үзәк китапханә коррекцион интернат-мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен «Доблесть русских ополченцев» дигән патриотик сәгать үткәрде.
Китапханәче Рузилә Гәрәева Халыклар бердәмлеге көненең 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгалар истәлегенә билгеләнүе турында сөйләде. Ул шулай ук Минин һәм Пожарский һәйкәле турындагы материаллар белән уртаклашты.
Балаларга «Халык бердәмлеге көненә» видеоролигын һәм «Минин һәм Пожарский» фильмын күрсәттеләр, бу аларга Россия буенча виртуаль сәяхәт ясарга мөмкинлек бирде. Чара барышында балалар табышмакларны чиштеләр һәм «Минем яраткан Россия» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Катнашучылар бүген, беркайчан да булмаганча, Россия халыкларының бердәмлегенә омтылу мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Бердәмлек — ул бөек көч бит.