Ютазы районыннан Маргарита Глухова "Вокал" номинациясендә лидер булды

2025 елның 24 октябре, җомга

«Хрустальные звездочки» XVIII Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финал этабы узды.


 

Гран-прины Свердловски өлкәсеннән Софья Андропова яулады, әмма Татарстан вәкиленең уңышы аеруча игътибарга лаек.


 

Ютазы районыннан Маргарита Глухова 3651 тавыш белән «Вокал» номинациясендә җиңү яулады. Финалистлар өчен ике көн эчендә барлыгы 40 меңнән артык кеше тавыш бирде.


 

Шулай ук башка номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:


 

· "Башкару осталыгы": Георгий Устинов (Мәскәү өлкәсе) — 2613 тавыш.

· "Хореография": "Елмаю" халык бию ансамбле (Курган өлкәсе) — 4899 тавыш.


 

Оештыру комитеты карары буенча, тамашачылар тавыш бирүендә барлык җиңүчеләр, шул исәптән Маргарита да, 2026 елгы конкурста катнашырга чакыру алды.


 

Барлык катнашучыларны фестивальнең тәмамлануы белән котлыйбыз һәм гала-концерттан якты кадрлар белән уртаклашабыз


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/margarita-gluxova-iz-iutazinskogo-raiona-stala-liderom-v-nominacii-vokal-na-festivale-xrustalnye-zvе


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International