Геройлар истәлегенә көрәш турниры

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2025 елның 25 октябрендә Лениногорск шәһәрендә спорт көрәше (дисциплина: грек-рим көрәше) буенча төбәкара турнир узды.


 

Ярышлар СВОда һәлак булган Сергей Александрович Исаев һәм Александр Геннадьевич Хавандеев истәлегенә багышланды.


 

2011-2012 елгы яшүсмерләр арасындагы турнирда 41 кг га кадәр авырлык үлчәмендә бронза медаль иясе Риналь Камаев булды.


 

Ринальне һәм аның тренер-укытучылары Т. М. Борханов, А.Р. Хәмитов Һәм А. Р. Якуповны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Спортчыга ирешелгән уңышларда гына тукталып калмавын, яңа җиңүләр һәм көрәш келәмендә зур уңышлар телибез!


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/turnir-po-borbe-v-pamiat-o-geroiax


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International