Ютазы районы спортчылары самбо фестивалендә искиткеч чыгыш ясадылар

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Ютазы районы спортчылары Башкортстанда самбо фестивалендә призлы урыннар яуладылар

Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә 2025 елның 26 октябрендә СССРның спорт мастерлары В.И. Данилов һәм Д. В. Данилов истәлегенә багышланган спорт көрәшләре һәм көч спорт төрләре фестивале узды.


 

Самбо буенча ярышларда Ютазы районы вәкилләре уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү категорияләрендә икенче урыннарны алдылар:


 

· Егор Матвеев (70 килограммнан артык авырлык категориясе)

· Радель Вәлиев (60 кг кадәр авырлык категориясе)


 

Якташларыбызны дәрәҗәле ярышларда лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба җиңүләр телибез!


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/sportsmeny-iutazinskogo-raiona-blestiashhe-vystupili-na-festivale-sambo


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International