Суд приставлары хезмәтендә бүләкләү
Киңәйтелгән атналык киңәшмәдә Ютазы муниципаль районы Башлыгы Федераль суд приставлары хезмәте Идарәсе хезмәткәрләрен котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.
Быел суд приставлары институты 160 еллык юбилеен билгеләп үтә! Күпьеллык намуслы хезмәтен һәм Ютазы районы үсешенә зур өлеш кертүен тану йөзеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Дмитрий Глухов, Ютазы районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча ГУФССП өлкән суд приставы!
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Гүзәл Огаркова, бүлек җитәкчесе урынбасары, баш суд приставы урынбасары.
Марат Галиев, объектта смена өлкәне, ОУПДС буенча суд приставы.
Альбина Хөснуллина, суд приставы-башкаручы.
Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм районыбыз хакына хезмәттә уңышлар телибез.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/cestvovali-lucsix