Халыклар бердәмлеге көненә безнең клубта район архивы җитәкчесе Лилия Гәрәева белән очрашу булды. Тема - "Мин яшәгән авыл".
Лилия Гәрәева архив эше белән таныштырды, саклана торган документлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Авыл халкын хуҗалык китаплары һәм «Коммунизмга» газетасы аеруча кызыксындыра. Барлык сорауларга да җентекле җаваплар бирелде.
Кызыклы һәм файдалы чара өчен Лилия Гәрәевага рәхмәт белдерәбез! Мондый очрашулар Кече Ватан тарихы белән элемтәне ныгыта.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/istoriia-v-liudiax/istoriceskaia-vstreca-v-kakly-kulskom-klube