Яшь башкаручы Маргарита Глухова тамашачылар күңелен яулый
"Синең кешеләрең, Урыссу" рубрикасында сезне районыбызның сәләтле кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген бездә кунакта – Урыссу кызы, 10 яшьлек башкаручы Маргарита Глухова, аның исеме инде халыкара, бөтенрусия конкурсларында билгеле. Маргарита безнең редакциягә килде, һәм без аңа талантын тану йөзеннән «Татмедиа»ның тылсымлы каләмен бүләк иттек. Шулай итеп, әңгәмәбез «Страна поющего соловья», «Созвездие-Йолдызлык» конкурсларында тамашачылар һәм жюри күңелен яулап алган, күптән түгел генә абруйлы "Бәллүр сандугач"та җиңгән сәләтле кыз белән.
- Әле күптән түгел генә, алты яшемдә, мин беренче тапкыр зур сәхнәгә Әлмәттә үткән "Страна поющего соловья" конкурсында катнашкан идем, - дип елмаеп искә ала Маргарита. - Шул чакта тезләр калтыраганы әле дә хәтеремдә.
Шуннан бирле күп нәрсә үзгәргән. Яшь артистка хисабында – күпсанлы конкурсларда катнашу, Русия шәһәрләре буйлап сәяхәт һәм, әлбәттә инде, бәяләп бетергесез тәҗрибә.
Бүген Маргаританы район чараларында булучыларның барысы да белә һәм ярата. Ләкин һәр җиңү артында күпме хезмәт, ныкышмалык торганын бик азлар гына чамалыйдыр. Тавыш куярга, осталыкны камилләштерергә, кабатланмас үзенчәлек табарга – һәммәсенә дә Урыссу сәнгать мәктәбенең вокал буенча укытучысы Оксана Җәләева ярдәм итә.
- Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен күп һәм күнекмәләр ясарга кирәк, - ди Маргарита. - Башкаручы булу ул барыннан да элек үҗәтлек һәм хезмәт.
Гаилә – яшь җырчы кыз уңышының янә бер мөһим өлеше. Тамаша залында Маргаритага һәрвакыт туганнарыннан, әби-бабайларыннан, апаларыннан торган бердәм "ярдәм төркеме" булыша. Әнисе, өч кыз тәрбияләүче Наталья Глухова, иң мөһиме – балага сайлау иреге бирү, дип исәпли:
"Шөгыльләнергә теләгән юнәлешен үзе билгеләсен. Ә безгә, ата-аналарга, бала шөгыльләнә һәм үсә алырлык шартлар тудырырга кирәк".
Маргарита Оксана Җәләева җитәкчелегендәге "Сударушка" ансамблендә җырлый. Карашлары һәм холыклары туры килгән укытучыны очрату зур уңыш чыганагы ул.
"Миңа Оксана Рамилевна бик ошый, - ди нәни йолдызчык җылылык хисе белән. - Ул шат күңелле, игелекле дә, җитди дә, беркайчан да күңелсезләнергә ирек бирми. Һәрвакыт тәртип таләп итә. "Әгәр тәртип булса, нәтиҗә дә булачак", дип еш әйтә ул безгә, укучыларына".
Ничек өлгәшә соң Маргарита барысына да? Вокалдан тыш, ул бит әле башлангыч мәктәптә укый һәм "Грация" бию студиясендә шөгыльләнә!
"Барысы да янәшә урнашкан, – дип аңлата Маргарита. - Мәктәптән кайтам, капкалыйм да сәнгать мәктәбенә җырларга йөгерәм, ә аннары – биюгә".
Һәм әлбәттә инде, Маргарита ишегалдындагы, мәктәптәге генә түгел, ә үзе конкурсларда катнашкан башка шәһәрләрдәге дуслары белән дә аралашырга вакыт таба.
Яшь вокалистка репертуарында төрле җырлар урын алган, тик, Маргарита әйтүенчә, " башкарган барлык җырларым да диярлек миңа ошый. Җырны яратмый торып, башкарырга ярамый". Ә иң яраткан җыры - ”Вдоль по Питерской”.
"Җырда уңай яклар булырга тиеш", – дип ассызыклый Маргарита.
Күп кенә яшь вокалистлар кебек үк, Маргарита " Тавыш. Балалар" тапшыруына гашыйк. Үзе бу проектта катнашу турында хыялланамы икән?
"Мин барырга теләр идем, – ди Маргарита, – тик бу очрак һәм бәхет эше. Шуны истә тотарга кирәк, сиңа таба борылмаска да мөмкиннәр. Борчылырга ярамый. Әлегә мин уйлыйм гына, барысы да алда, еламас өчен олырак яшьтә барырга кирәк".
Чыннан да, баланың уңышы – тулы бер команда тырышлыгы нәтиҗәсе. Үзләрендә теләк, көч һәм мөмкинлекләр тапкан ата-аналар; талантлы укытучы; һәм, әлбәттә инде, оныкларына теләсә нинди бәйгедә һәм репетициядә ярдәм итәргә әзер булган актив әби-бабайлар тырышлыгы ул.
- Ә киләчәктә кем булырга хыялланасың? - дип сорадык без Маргаритадан.
- Бәлки, үсә-үсә карашларым да үзгәрер, – ди кыз, - әлегә мин Оксана Рамилевна кебек вокал укытучысы булырга телим.
Шулай булгач, борчылмаска мөмкин: Урыссу балалары киләчәктә сәнгать мәктәбендә менә дигән педагогларда белем алачак!
Ахырда Маргарита безгә яраткан "Вдоль по Питерской" җырының бер куплетын җырлады. Һәм дә аның көчле тавышы бөтен беренче катны яулады, кемнеңдер биисе, кемнеңдер җырлап җибәрәсе килде... Чыннан да, җыр яшәргә дә, хыялланырга да ярдәм итә. Ә Маргаритага исә без хыяллары тормышка ашуын, тавышы илнең иң абруйлы сәхнәләрендә яңгыравын теләдек.
Вокал укытучысы, «Сударушка» ансамбле җитәкчесе Оксана Җәләевага сүз:
- Маргарита хис-кичерешләргә бай гади бер бала. Ләкин аны башка укучылардан яңалыкка әзерлек, көр күңеллелек, яңаны өйрәнү һәм танып белү теләге аерып тора. Ул холкы буенча чын көрәшче. Соңгы елларда яуланган биеклектә калу чын лидерлык сыйфатларын таләп итә. Быел ул Татарстаннан берүзе Мәскәү конкурсында катнашты. Боларның барысына да түзәр өчен бик яхшы физик сәламәтлек һәм психик-хислелек халәте кирәк. Чын мәгънәсендә көрәшче! Күп балалар мондый конкурсларда катнаша ала, әмма һәркем дә шундый тотрыклы нәтиҗәләргә ия булалмый. Характер кирәк! Маргаритада ул бар, өстәвенә талантлы да! Без бер-беребезне очрату белән бәхетлебез, чөнки педагог-укучы арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр бик мөһим. Ул минем аңардан нәрсә таләп иткәнемне белә. Аның белән шөгыльләнү җиңел, мин аның кәефен тоям, һәм бер дәрес эчендә без күп нәрсәгә өлгерәбез. Ул җырлап кына калмый, җырда яши, биергә ярата, нәтиҗәдә лирика да, киң колачлы халык җырлары да менә дигән итеп килеп чыга. Киләчәктә укучым нинди генә һөнәр сайламасын, бу һичшиксез сәнгать белән бәйле булыр дип уйлыйм.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sinen-keselar-urussu/tavys-balalar-turynda-xyiallana