2025 елның 8 ноябрендә Балтач бистәсендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган спорт мастерына кандидат Рөстәм Фәйзрахманов истәлегенә бокс буенча мемориаль турнир узды.
Тренер-укытучы Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре турнирда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар:
Далия Вәлиуллова - 31 кг кадәр авырлык категориясендә 1 урын.
Илшат Фәйзрахманов - 36 кг кадәр авырлык категориясендә 1 урын.
Ильяс Фәйзрахманов - 57 кг кадәр авырлык категориясендә 1 урын.
Матвей Тырышкин - 26 кг кадәр авырлык категориясендә 2 нче урын.
Җиңүчеләрне һәм призерларны югары казанышлары белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә спортта уңышлар һәм рингта якты җиңүләр телибез.