Урыссуның 2нче мәктәбендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды.
Очрашу барышында укучылар полиция хезмәткәрләренең авыр хезмәте, бурычларына һәм Ватаннарына тугрылык турында белделәр.
Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мөһим. Алар тыныч тормышның кадерен белергә, тәртип сагында торучыларны хөрмәт итәргә һәм бурыч хакына гомерләрен биргән чын геройлар турында истәлек сакларга өйрәтәләр.