Халык өчен мәгълүмат

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Роспотребнадзор Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия башлап җибәрә


 

3 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Роспотребнадзор белгечләре 13 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясен үткәрәләр.


 

Ведомство хезмәткәрләре продукцияне мәҗбүри цифрлы маркировкалау таләпләренең үтәлешен контрольдә тотуга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.


 

Сатып алучылар һәм эшмәкәрләр иң актуаль темалар буенча сораулар бирә алачак: нинди товарлар мәҗбүри маркировкаланырга тиеш; бу кагыйдәләрдән искәрмәләр бармы; Дәүләт маркировкаланган продукция әйләнешен ничек контрольдә тота; маркировкасыз товар табылганда кая мөрәҗәгать итәргә; күрсәтелгән таләпләрнең үтәлешенә җәмәгать контролен оештыру өчен «Честный знак» мобиль кушымтасы нинди мөмкинлекләр бирә.


 

Республика халкыннан шалтыратулар телефон аша кабул ителә:


 

Кулланучылар өчен консультация үзәге - (843) 221-90-16 көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр;


 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе -


 

8 (986) 901-92-25 көн саен 10.00 дән 16.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.


 

Бөгелмә ш. - 8 (85594) 4-15-16;


 

Азнакай ш. - 8 (85592) 9-30-83;


 

Баулы шәһәре - 8 (85569) 5-63-63;


 

Урыссу штб - 8 (85569) 5-63-63.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International