Урыссу мәктәбе укучысы «Софиум» төбәк олимпиадасы призеры булды

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

2025 елның 7-9 ноябрендә Казанда сайлау хокукы буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

2025 елның 7-9 ноябрендә Казанда сайлау хокукы буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.


 

Олимпиада Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының интеллектуаль конкурслары исемлегенә керә, һәм быел анда Ютазы районыннан 5 укучы катнашты.


 

Катнашучыларга хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге дәүләт органнарына сайлауларны оештыруны һәм үткәрүне җайга сала торган закон актларын һәм кагыйдәләрен тирәнтен белүләрен күрсәтергә кирәк иде.


 

Урыссу 2нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Анита Макарова биремнәрне уңышлы үтәде һәм призерлар рәтенә керде. Анитаны һәм аның педагог-остазы Лилия Гамированы бу югары казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obrazovanie/ucenica-urussinskoi-stala-prizerom-regionalnoi-olimpiady-sofium


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International