Урыссуда тәүге картодромны ремонтлау бара
Урыссулылар тоташ бер чемпионнар буынын тәрбияләгән легендар картодром ачылуын түземсезлек белән көтә, бүген анда ремонт эшләре бара. 38 ел үткәч танылган "Шмель" командасының яңа трассасы һәм яшь узышчылар осталыгын шомарта алырлык шартлар барлыкка киләчәк. Безнең Ютазы районы өчен картинг – спорт кына түгел, бу безнең горурлык! Ерак 1988 елда биредә данлыклы “Шмель” командасы өчен бишеккә әверелгән Татарстандагы беренче картодром ачылуын өлкән буын хәтерли торгандыр. Ул вакытта республикада беренче тапкыр узган ярышларда катнашырга Татарстан һәм Башкортостанның төрле төбәкләреннән 12 команда килгән. Шул чордан алып картодром үзгәрмәде дә диярлек. Һәм менә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча безнең борынгы объектка яңа сулыш бирергә карар ителде. Нәрсәләр үзгәрәчәк дисезме? Асфальт түшәмә тулысынча алыштырылачак, трассаның конфигурациясе үзгәрәчәк, заманча киртәләр корылачак һәм хәтта яңа уку залы барлыкка киләчәк! Яңа шартлар күнекмәләрне хәвефсезрәк һәм нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирәчәк, димәк, безнең яшь пилотлар яңа үрләр яулый алачак. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова билгеләвенчә, яңартылган картодром – районыбызда картингны үстерү, яшьләрне спортның шушы мавыктыргыч төренә җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм, әлбәттә, "Шмель" командасының яңа җиңүләре!
Яңартылган картодром ачылуын һәм беренче ярышларны түземсезлек белән көтәбез, иманыбыз камил, алар Урыссуны янә данга күмәчәк.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/respublikanyn-berence-kartodromyna-iana-sulys