Ютазы муниципаль районында чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 2 ноябрендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру барышында җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең матур көзге товар ярминкәсе узды.


 

Ярминкәдә 30дан артык сәүдә субъекты: эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнашты.


 

Ярминкә эшлекле багланышлар урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм районның икътисадый потенциалын күрсәтү урынына әверелде.

Район халкы һәм кунаклары өчен төрле продукция тәкъдим ителде: яшелчә һәм җиләк-җимеш (бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, алма, груша һәм башкалар), төрле ит һәм балык, бал, сөт продукциясе, шулай ук камыр ризыклары һәм кондитер әйберләре. Ютазы халкы һәм ярминкә кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе — кышка кирәкле продуктлар туплау, ә аграрийлар һәм авыл хезмәтчәннәре өчен үз продукцияләрен сату өчен менә дигән мөмкинлек. Оештыручылар әлеге чара район тормышында зур вакыйга булыр һәм җирле икътисадны үстерүгә зур өлеш кертер дип ышаналар.


 

Киләсе ярминкә 2025 елның 27 декабрендә, үзәк базар территориясендә узачак.


 

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатлары — икътисадны, финанс базарын, конкуренцияне үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм инвестиция активлыгын арттыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү. Икътисадның сәнәгать секторлары перспективаларына, югары технологияләргә һәм яшьләр бизнесына аерым игътибар бирелде. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International