Район хатын-кызлар советының рәисе итеп җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әминева сайланды.
Бу карар район хатын-кызлар советының район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә узган утырышында кабул ителде.
Кыскача белешмә. Зөлфия Әминева Иске Урыссуда туып үскән, бүген дә шунда яши. Югары белемле. Ире белән ике ул тәрбиялиләр. Җитәкче вазифаларда эшләү тәҗрибәсенә, югары оештыру сәләтенә ия, аралашучан, игелекле, коллективта лаеклы авторитет яулаган.
Утырыш эшен башлар алдыннан анда катнашучылар район хатын-кызлар советының элеккеге рәисе Наилә Хөснетдинованың якты истәлегенә бер минут тын калды, аның күркәм эшлекле сыйфатларын һәм район үсешенә керткән саллы өлешен билгеләде. Яңа рәис кандидатурасы турындагы тәкъдим белән район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова чыгыш ясады. Ул бу вазифага район советының җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әминеваны тәкъдим итте. Тикшерелгәннән соң Зөлфия Әминева кандидатурасы совет әгъзалары тарафыннан бер тавыштан расланды. Исегезгә төшерәбез, район хатын-кызлар советы 1991 елдан ТРда “Россия хатын-кызлары берлеге” региональ бүлекчәсе – “Татарстан хатын-кызлары” төбәк җәмәгать оешмасының бер тармагы буларак эшләп килә. Марьяна Вәлиуллова кыскача район хатын-кызлар советы эшчәнлегенң төп бурычларына тукталды.
- Хатын-кызлар советларының эшчәнлеге авыл җирлекләре белән хезмәттәшлеккә корыла, - дип билгеләде ул, - шулай ук район җитәкчелеге, предприятиеләр, мәгариф һәм мәдәният оешмалары, ветераннар советы һәм районның дин әһелләре, «Ак калфак» җәмәгать оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының төбәк бүлекчәсе белән. Районның барлык җирлекләрендә һәм зур предприятиеләрендә башлангыч хатын-кызлар оешмалары эшли. Бүген районда 15 башлангыч хатын-кызлар советы исәпләнә: унысы авыл җирлекләрендә, бишесе оешмаларда һәм предприятиеләрдә.
Шулай ук утырыш барышында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар карашы” республика конкурсында катнашу өчен Ютазы районыннан кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Хатын-кызлар советы әгъзалары конкурсның оештыру комитетына юллау өчен дәгъвачылар исемлеген төзүгә кереште.
Тоташ алганда, утырыш барышында социаль һәм җәмәгать сәясәтен тормышка ашыру кысаларында район хатын-кызлар советы эшчәнлегенең бурычлары билгеләнде. Ахырда гүзәл затлар «Татарча диктант» мәгариф чарасында катнашты
Тулырак: https://yutazy.ru/news/rasmi-xabar/raion-xatyn-kyzlar-sovetynyn-iana-raise-sailandy