"Мәрхәмәтле Ютазы" үзәгендә" "Геройларыбызга мәхәббәт һәм кайгырту белән" дигән мастер-класс узды
«Күңел белән эшлибез» проекты кысаларында үзәктә исән калу беләзекләрен ясау буенча махсус мастер-класс узды. Балалар зур энтузиазм белән бу ярдәм символларын тудырдылар, һәр төенгә ихлас күңелдән изгелек, көч һәм хәрбиләр өчен тизрәк өйгә кайту теләкләрен салдылар.
Беләзекләрнең беренче партиясе инде җибәрелгән, ә волонтерлар һәм укучылар киләсе посылканы әзерлиләр. Һәр шундый аксессуар сугышчылар өчен аларны яратулары, хәтерләүләре һәм көтүләре турында искә төшерү булачак.