«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында 26+781 дән 28+941 гә кадәрге кисемтә яңартылды. Юлчылар тулы комплекслы эшләр башкардылар: иске өслекне сүттеләр, вак бөртекле асфальт-бетоннан тигезләүче катлам җәеп, юл кырыйларын ныгыттылар.
Юл кырыйларын ныгыту өчен инерт материал, вак таш һәм катламлы тутырылган асфальт гранулятлар кулланганнар. Шулай ук янәшәдәге корылмаларның өслеге яңартылган.
Барлык эшләр дә югары сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларын үтәп башкарылган, трассаның бу участогында хәрәкәт итү уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын сизелерлек арттырачак.
«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.