2025 елда ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат атналыгы Россиядә 10 ноябрьдән башлап 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә төп дата – Бөтендөнья сыйфат көне – 13 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чаралар «Россия — сыйфат билгесе булган ил» дигән бердәм девиз астында узачак. Бәйрәмнең инициаторы һәм координаторы - Роскачество.
Масштаблы гомумроссия акциясенең максаты - гражданнарның, бизнесның һәм хакимият органнарының игътибарын тормыш сыйфаты, товарлар һәм хезмәтләр мәсьәләләренә җәлеп итү. Сыйфат көне җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм кулланучылар арасында ачык диалог мәйданчыгы булырга тиеш.
Сыйфат атналыгы кысаларында бөтен ил буенча производстволарда ачык ишекләр көннәре, мастер-класслар, ярминкәләр, күргәзмәләр һәм конкурслар узачак. Атнаның кульминациясе «Бөтендөнья сыйфат көне» Халыкара форумы булачак. Сылтамалар буенча өстәмә мәгълүмат https://rskrf.ru/qualityday/ , https://kachestvo.pro/news/qw/.