Коррупция нәрсә ул? Аның сәбәпләре һәм мотивлары нинди? Бу мәсьәләләр буенча Урыссу 2нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Үзәк китапханә оештырган «Коррупция пәрәвезендә» дигән мәгълүмат сәгате вакытында фикер алыштылар. Гөлшат Ризванова коррупциянең кайдан барлыкка килүе, аның төрләре һәм формалары, шулай ук коррупцион гамәлләр өчен җәзалар турында сөйләде. Укучылар төрле биремнәрне үтәделәр: ситуацияләрне уйнадылар, проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, ребуслар чиштеләр, коррупция белән бәйле төшенчәләрне өйрәнделәр, яхшы һәм начар гамәлләрне аера белергә өйрәнделәр, бу темага багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар һәм аларның мәгънәсен аңлаттылар. Шулай ук балаларга «Коррупция нәрсә ул» видеоролигын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар намус белән яшәү һәм законнарны үтәү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.