Ютазы районы көрәшчеләре Татарстан беренчелегендә ике "алтын" яуладылар

2025 елның 23 ноябре, якшәмбе

«Олимп» спорт мәктәбе укучылары грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә ике «алтын» яуладылар


 

20-22 ноябрьдә Әлмәттә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. «Олимп» спорт мәктәбе укучылары ике алтын медаль яулап һәм Идел буе федераль округы Беренчелегенә юллама алып, искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр.


 

82 кг кадәр авырлык категориясендә Алан Якупов җиңү яулады. Тагын бер алтынны 87 кг кадәр үлчәмдә Җәлил Хожаков яулады.


 

Спортчыларның җиңүләре - шулай ук аларның остазларының казанышы. Чемпионнарны әзерләү белән тренер-укытучылар Тимур Борһанов һәм Алинур Хәмитов шөгыльләнде.


 

Алан белән Җәлилне югары уңышлары белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа түбәләрне яуларга телибез!


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/borcy-iutazinskogo-raiona-zavoevali-dva-zolota-na-pervenstve-tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International