2025 елның 20-22 ноябрендә Казанда 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча Беренчелек узды.
Ютазы районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Диләрә Зәйдуллина 61 кг кадәр авырлык үлчәмендә мактаулы өченче урынны яулап, искиткеч осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте!
Бу лаеклы нәтиҗәгә аның тренер-укытучысы Тимур Борһановның тырыш хезмәте һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә ирешелгән.
Диләрәне һәм аның остазын бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Яңа спорт югарылыклары телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/sportsmenka-iz-iutazinskogo-raiona-zavoevala-bronzu-pervenstva-rossii