Рево Богдановның «шакмаклы» эзе

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Ютазы районында шахмат буенча легендар тренер Рево Богданов истәлегенә турнир узды.

"Әйе,  бар иде безнең заманда кешеләр..." – Лермонтовның әлеге үлемсез шигъри юллары Рево Гали улы Богдановны искә алганда ирексездән искә төште. Ютазы районы шахмат тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган кеше ул. Район мәдәният йортында аның хәтеренә багышланган икенче шахмат турниры узды.
Рево Гали улы - легендар тренер, остаз, укытучы, аның шәкертләре бөтен тирә-юнь шахмат кырларында балкыды. Ул укучыларын уенга өйрәтеп кенә калмады, ә бәлки шәхес буларак тәрбияләде, логикага мәхәббәт һәм стратегик фикер йөртә белүгә юнәлеш бирде.
Турнирның төп максаты – әлеге күренекле шәхес  истәлеген саклау, аның шахматка булган сөюен үсеп килүче буынга җиткезү. Һәм, әйтергә кирәк,  бу максатка ирешелде! Бүгенге көндә Рево Гали улының укучылары үзләре үк балаларга белем бирә, остазлары эшен дәвам итә.
Турнир район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпованың җылы сәламләве белән башланып китте. "Бу вакыйга шахмат сөючеләрне танылган тренерны искә алу уңаеннан берләштерә", - диде Гүзәл Ногман кызы.
Рево  әфәнденең Казаннан кайткан улы Аскар Богданов исә чараның аерым кунагы булды.
Николай Гребенюк башкаруындагы патриотик җыр ярыш рухын югарылыкка күтәрде. Районыбызның 20дән артык уенчысы шахмат тактасы артына утырды. Баш хөкемдар сыйфатында Рево Гали улының укучысы, хәзерге вакытта Октябрьскийдагы шахмат мәктәбе директоры Ирина Волкова чыгыш ясады.
- Бик матур заманалар иде ул, - дип искә ала Ирина Антоновна. - Бөтен Урыссу шахмат уйнаган сыман иде! Рево Гали улы безне уйнарга гына түгел, яшәргә дә өйрәтте, дөрес юл сайлауда булышты. Мин аның биргән белемен  һәм эшен дәвам итүем белән горурланам. Шахмат яшәү өчен бик кирәк шөгыль,  баш миен эшләтүдә зур терәк-ярдәм.
Аскар Богданов та үз хатирәләре белән уртаклашты: "Мин әле тулы Урыссуның "шакмаклы" чакларын хәтерлим. Һәркайда: ишегалларында, эскәмияләрдә уйный иделәр.  Әтине белгән, аңардан өйрәнгән кешеләрне күрүемә шатмын. Мин үзем һаман да онлайн шахмат уйныйм... Әтинең талантлы укучысы бар иде, гроссмейстер һәм Европа призеры Луиза Хөснетдинова ул. Шунысы да куанычлы, бүген әтиемнең иң көчле укучыларының берсе - Ирина Волкова турнирны хөкем итә. Барыгызга да якты хәтер өчен рәхмәт!"
Шахмат такталары артында ветераннар, мәктәп укучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары – төрле яшь һәм  һөнәр вәкилләре очрашты. Җанатарлар бердәмлек һәм уртак хәтер мохитендә катнашучыларга ярдәмләште.
Рево Гали улы Богданов истәлегенә Хәтер турниры шахмат ярышы гына түгел, ә бәлки район тарихында якты эз калдырган шәхескә тирән хөрмәт белдерү дә. Аның эше яшәсен һәм арытаба үссен, ә шахмат осталыгы рухы ютазылыларны берләштерүен дәвам итсен, дигән теләктә калабыз.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/kletcatyi-sled-revo-bogdanova


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International