Ютазы районы делегациясе ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе конференциясендә катнашты.
Конференция эше Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узды. Форумда Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле бүлекчәләре делегатлары, муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, мәдәният, мәгариф, сәнгать бүлекләре вәкилләре катнашты. Безнең район делегациясен ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Ютазы районы буенча җирле бүлекчәсе рәисе Петр Аськаев, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм райондагы рус җәмгыяте әгъзасы Людмила Аккуратнова тәкъдим итте.
- Конференциядә, - дип билгеләп үтте Аськаев,-төп доклад белән ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары Ирина Александровская чыгыш ясады. Берләшмәнең 2023 елдан 2025 елга кадәрге эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырып, ул якын киләчәк перспективалары турында сөйләде. Тулаем алганда, барлык чыгышларның лейтмотивы булып безнең илдә күп халыклар һәм төрле дин вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкның тамырлары нык булуы яңгырады.
«Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади марафоны моңа ачык дәлил булды. Исегезгә төшерәбез, «Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафонының Гала-концерты шулай ук Казанда узды һәм Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бик күп талантлы башкаручылар һәм иҗат коллективлары арасында Ютазы районыннан «Истоки» ветераннар халык хоры (җит. З. Кубашева), «Ивушки» вокаль триосы (җит. Н.Гыйльметдинова), «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле халык коллективының «Калейдоскоп» һәм «Шаг вперед» төркемнәре (җит. М.Абдурахманова). Районыбызның программасы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Гала-концерт пәрдәсе астында мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахмановка дипломнар тапшырылды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kontaktyi/russkoe-soobshhestvo-vidit-oporu-strany-v-edinstve