Карагыз, безнең мәктәп холлы ничек үзгәрде.
Ул ачык төсләр, елмаюлар һәм ихлас мәхәббәт белән тулды. Чөнки бездә иң җылы бәйрәмгә багышланган «Әни — минем күзләрем белән» балалар рәсемнәре күргәзмәсе старт алды.
Иске Урыссу мәктәбе укучылары, әниләренә балачак йөрәкләре күргәнчә — иң игелекле, матур, назлы һәм яраткан итеп күрсәтү өчен, бергәләп карандаш һәм фломастерларга тотындылар.
Һәр эш - ул портрет кына түгел, ул тулы бер тарих. Кайгырту, тәмле иртәнге аш, күңелле уен яки җылы кочаклашу тарихы. Һәр штрихта җылылык, ихласлык һәм зур рәхмәт сизелә.
Барлык укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны мәктәп холлына кереп, бу үзенчәлекле, якты атмосферага чумарга һәм балалар мәхәббәтенең уникаль галереясенә сокланырга чакырабыз.
Әйдәгез бергәләп яшь рәссамнарыбыз һәм аларның матур әниләре өчен сөенәбез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/prazdniki/vystavka-mama-moimi-glazami