Ютазы районында ЮХИДИ белән уртак профилактик рейд

2025 елның 28 ноябре, җомга

2025 елның 27 ноябрендә Ютазы муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты - үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларына юл куймау. Рейд барышында 2 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.3 маддәсе буенча хокук бозу ачыкланды һәм кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар бирелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International