Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Ютазы укучылары авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Азнакай политехник көллияте вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очраштылар.
Киләчәк — мегаполисларда дип уйлыйсызмы? Бүген Ютазы мәктәбендә киресен исбатладылар! Район мәктәпләре укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар, уку мөмкинлекләре, яшь белгечләргә ярдәм турында белделәр.
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, ассызыклаганча, бүген авыл хуҗалыгы — җирдәге хезмәт кенә түгел, ә квалификацияле белгечләр таләп итә торган югары технологияле комплекслар да.
"Безнең район - алга киткән инфраструктура һәм искиткеч табигатьнең уникаль ярашуы. Мөгаен, күп кенә шәһәр кешеләре мондый тормыш турында хыялланадыр! - диде Аяз Шәфигуллин. - Бездә спортны үстерү һәм шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, һәм болар барысы да — бушлай. Авыл хуҗалыгында төрле категориядәге белгечләр кирәк, яшь профессионаллар өчен бездә менә дигән шартлар тудырылган: торак, хезмәт техникасы,ә биш ел эшләгәннән соң - торак милеккә күчә!»
Укучылар өчен төп сюрприз саннар булды: яшь белгечләр өчен күтәрү суммасы 750 мең сумга җитә! Ә уку ничек соң? Бу хакта Казан дәүләт аграр университеты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре сөйләде. Традицион агрономнар һәм инженерлардан тыш, югары уку йортлары күп белгечләр әзерли. Алай гына да түгел, уку белән беррәттән эшче һөнәр дә алырга мөмкин: слесарь, бакчачы, умартачы.
Монда очрашуга Ютазы мәктәбен тәмамлаган Айсылу Ямалетдинова да килде, ул бүген КДАУ икътисад институтының магистратура студенты. Ул укудан алган тәэсирләре белән уртаклашты, стипендия турында сөйләде һәм Ютазы укучыларын үз университетына чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда төп звеноның профильле белгечләре белән тәэмин ителеш түбәндәгеләрне тәшкил итә: агрономнар — 60 %, зоотехниклар — 80%, ветеринария табиблары — 40%, инженерлар - 83%. Бу саннардан күренгәнчә, авылда квалификацияле кадрларга ихтыяҗ кискен сизелә, димәк, чыгарылыш укучыларының абруйлы һәм яхшы түләүле эш табу мөмкинлеге бар.
Бу очрашуда Ютазы укучылары авыл хуҗалыгының үткән түгел, ә бүгенге һәм киләчәк икәнен, аларның туган районы аларга уңышлы карьера һәм уңайлы тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсәне тәкъдим итәргә әзер икәнен күрделәр. Шулай булгач, укучылар, авыл сезне чакыра!