Чын күңелдән сезне Әниләр көне белән котлыйм — безнең һәрберебез өчен мөһим булган иң җылы, рухи һәм гаилә бәйрәме!
Бу көн - мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган хатын-кызга тирән ихтирам белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әниләребез безгә бу матур һәм гаҗәеп дөньяны күрергә ярдәм итәләр, тормышның чын кыйммәтләрен искә төшерәләр һәм балаларын игелекле, ышанычлы һәм тәртипле итеп үстерергә омтылалар. Алар һәрвакыт безнең янда, уңышларыбызга чын күңелдән сөенәләр һәм уңышсызлыкларыбызга үзебезгә караганда да ныграк кайгыралар.
Мин барлык аналарга да иң зур батырлыклары — балаларны тәрбияләүләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле хатын-кызлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм мәхәббәт телим! Өегездә һәрвакыт тынычлык, иминлек һәм гармония хөкем сөрсен! Бәйрәм белән! Әниләр көне белән!