Халыкара инвалидлар көненә багышланган аралашу сәгате

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре сукырлар җәмгыятенең актив әгъзалары өчен чара үткәрде. Китапханәче Рәмзия Ханипова бәйрәмнең тарихын сөйләде һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьнең ничек кабул итүе турындагы фикерләре белән уртаклашты.


 

Катнашучылар үзләренең авыруларына карамастан, ихтыяр көче ярдәмендә зур уңышларга ирешкән танылган шәхесләрнең тормышы турында белделәр. Алар арасында - Валентин Дикуль, Ванга, немец композиторы Людвиг ван Бетховен, очучы Алексей Маресьев, Ник Вуйчич. Барысы бергә шәфкатьлелек һәм кызгану, ихтыяр көче һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең казанышлары турында фикер алыштылар. Яхшылык турында әйтем - мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды, бу катнашучыларның шат йөзләренә карап сизелде.


 

***


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International