Республикада гражданнар өчен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы) тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән рәсми булмаган эш белән тәэмин ителү, хезмәт хакын рәсми булмаган түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге булдырылган.
Әлеге чара «Халык контроле» системасына кулланучылардан килгән күрсәтелгән хәбәрнамәләр буенча хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.
Шул максаттан ТР Министрлар Кабинетының 30.04.2015 №308 карары кабул ителде "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге кысаларында гражданнарның, дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар өчен хәбәрнамәләр бирү мөмкинлеген оештыруны күздә тоткан электрон хезмәттәшлеге турында"гы 676 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында, ул түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:
- "Хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары" (хезмәткәрләргә "соры" хезмәт хакы (тулысынча яисә өлешчә) түләүче эш бирүчеләр турында хәбәрнамәләр бастырып чыгарыла),
- "хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү" (хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәрнамәләр бастырып чыгарыла).